4 ноябрьдә республика юлларында 55 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе
Үткән тәүлектәТатарстан Республикасы территориясендә 55 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 54 очрагы, 69 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 516 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Республикада ноябрьнең 4 көне эчендә 60 юл-транспортһәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 7 кеше һәлак булган һәм 71 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International