ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 11 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 11 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 232 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар тизлек режимын бозмаганнар, маршруттан тайпылуның 17 һәм контроль ноктага соңга калуның 68 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 259 берәмлек юл техникасы эшләгән.
“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 57 рейс башкарган, аларның 3 тоткарланган.
4 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр һәм кар, кайбер районнарда бозлавык, томан. Температура -1 +4 гр.