Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 3 ноябре, дүшәмбе
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 12 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 17 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 236 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар тизлек режимын бозмаганнар, маршруттан тайпылуның 40 һәм контроль ноктага соңга калуның 73 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 264 берәмлек юл техникасы эшләгән.

“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 47 рейс башкарган, аларның 11 тоткарлану белән.

3 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, юлларда урыны белән бозлавык. Температура +2 -2 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International