Горький тимер юлының Казан төбәге полигонында өстәл теннисы буенча ярышлар уздырылды

2014 елның 28 октябре, сишәмбе
Үткән якшәмбедә Юдино бистәсенең “Локомотив” спорт комплексында “РТЮ” ААҖ филиалы - Горький тимер юлының Казан төбәге хезмәткәрләре арасында өстәл теннисы буенча ярышлар уздырылды.
Төбәктә ярышлар традициягә кереп китте. Мондый ярышлар 20 ел уздырыла инде. Быел беренчелекне ирләр арасында – Илдус Хәбибуллин, хатын-кызлар арасында – Марина Плоткина һәм балалар арасында Алмир Ганиев яуладылар.
Ярышларның максаты – тимер юл транспорты хезмәткәрләре арасында сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау. Моннан тыш, чара, өстәл теннисын популярлаштыруга һәм иң көчле спортсменнарны ачыклауга юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International