ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 11 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 15 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында 224 автобус чыккан.
“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 58 рейс башкарган.
25 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура -5 -10 гр.