Тантаналы рәвештә Алабуга-Ижевск-Яңа Менделеев химия заводы юл үткәргече ачылды

2014 елның 24 октябре, җомга
Бүген Татарстанның Менделеев районында автотранспорт хәрәкәте өчен Алабуга-Ижевск-Яңа Менделеев химия заводы автомобиль юлында реконструкцияләнгән юл үткәргече ачылды. Ачылышта Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, «Главтатдортранс» ДКУ директоры Эдуард Данилов, Менделеев муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазиваларын башкаручы Валерий Чершинцев катнашты.
Аны реконструкцияләү 2012 елның декабрендә башланды. Юл үткәргеченең озынлыгы 38,76 м тәшкил итә. Юлның киңлеге 10 м - һәрберсе 3,5 м киңлектәге ике хәрәкәт полосасы һәм һәрберсе 1,5 м булган куркынычсызлык полосалары.
Гомуми озынлыгы 1239 метр булган килү юллары да реконструкцияләнде. Юл техник категория нормативы буенча һәрберсе 3,5 м киңлектәге ике хәрәкәт полосасы белән проектланды.  Шулай ук өч яңа суүткәргеч торбалар да куелды. Транспорт хәрәкәтенең исәпләнгән тизлеге реконструкциядән соң 80 км/сәг. җитәргә мөмкин.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы “Главтатдортранс” дәүләт казна учреждениесе эшләргә заказ бирүче, “Мосты Республики Татарстан” ААҖ генераль подрядчы булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International