“Татнефть” Беларусиядә яңа автомат ягулык салу станцияләре ачты

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе
Беларусь Республикасында «Татнефть» бренды астында ике яңа автомат ягулык салу станциясе ачылды.
11 нче номерлы станция М-1/Е-30 Брест-Минск-Россия Федерациясе чиге автомагистралендә, 12 нче номерлы станция Р-12 Несвиж-Клецк автомобиль юлының 6 чакрымында урнашкан.
Яңа «Татнефть» ягулык салу станцияләрендә Евро-5 стандартындагы югары сыйфатлы нефть продуктлары сатыла: Аи-98, Аи-95 маркалы бензиннар һәм дизель ягулыгы. Клиентлар өчен тәүлек буе кибет эшли. Йөк машиналары өчен тукталу урыны оештырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International