“Федераль пассажирлар компаниясе” ААҖ мәктәп укучылырының көзге каникуллары вакытына Казаннан Мәскәүгә өстәмә тиз йөрешле поездлар билгеләде

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе
30 нчы октябрьдән башлап 4 нче ноябрьгә кадәр Казан-Мәскәү-Казан маршруты буенча хәрәкәт иткән поездлар дүртешәр рейс башкарачаклар. Барлык поездларның җәдвәле уңай итеп оештырылган: юлның күп өлеше төнге вакытка туры киләчәк. Шул ук вакытта фирма поездлары булмаячак, шуңа бәйле рәвештә сәфәр итүнең эконом вариантын сайлаган пассажирлар да билетларны рәхәтләнеп ала алачак.
          Үзгәргән җәдвәл белән биредә таныша аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International