Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 13 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 17 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
 
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында 226 автобус чыккан.
 
“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 58 рейс башкарган, аларның 6 тоткарланган. Тоткарлану һава шартлары белән бәйле.
 
23 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, кыска вакытлы кар, урыны белән буран, җил төньяк-көнбатыштан. Температура -5 -10 гр. Юлларда бозлавык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International