Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендә технология хезмәтләре эшчеләренең сакчыл җитештерү өлкәсендә тәҗрибә алмашу буенча күчмә утырышы булып узды

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе
Яр Чаллыда “КАМАЗ” ААҖендә үткәрелгән чараның төп максаты булып бизнесс-процесслар оештыруны камилләштерү һәм сакчыл җитештерү технологияләрен кертү буенча тәҗрибә алмашу тора.
Куйбышев тимер юлы делегациясе автомобиль заводының өйрәнү һәм җитештерү мәйданнарын карады. Техник чараларның ышанычлыгын арттыру, хезмәтне саклау, сәнәгать һәм янгын куркынычсызлыгы, “Ресурсларны саклау технологияләрен кертү” һәм “Сакчыл җитештерү” инвестиция проектларын гамәлгә кертү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
Очрашу нәтиҗәләрен чыгарганда, катнашучылар, эксплуатация чыгымнарын киметү мөмкинлеге бирүче яңа технологияләрнең өстенлеген бәяләделәр.
2013 елда сакчыл җитештерү технологияләрен керткәннән соң Куйбышев магистралендә экономия 43 млн. сум тәшкил итте.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International