Республикада автомобиль юлларын кышкы карап тоту буенча тәүлек буена дежур сменалар оештырылды
2014 елның 21 октябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында брифинг булып узды. Анда ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин республика юл оешмаларының кышкы сезонда эшләргә әзер булуларын хәбәр итте.
Ленар Сафин сүзләренчә, һава шартларын исәпкә алып 18 октябрьдән федераль һәм төбәк әһәмиятенә ия булган автомобиль юлларын кышкы карап тоту буенча тәүлек буена дежур сменалар оештырылган. Республикада «Татавтодор» ААҖ, «Татнефтедор» ҖЧҖ, «Алексеевскдорстрой» ААҖ, «Каздорстрой» ААҖ кебек подрядка алынган эре оешмалар эшли. Һәр районда бригадаларның тиз арада юлга чыгуларын тәэмин итүче филиал, яисә юл участогы бар. Әлеге оешмалар карамагында 896 махсус техника исәпләнә. Барлык техника ГЛОНАСС системасына тоташтырылган, һәм кышкы шартларда эшләргә әзер.
Юлларга сибәр өчен 76 мең тонна техник тоз әзерләнгән, аның 26 меңе – федераль һәм 50 меңе төбәк юлларына. Ком-тоз кушылмасы 310 тонна әзерләнгән, бу ихтыяҗның 100%.
Министр һава шартлары үзгәрүгә тиз арада тәэсир итү өчен Татарстан автомобиль юлларында 26 автомат юл метеостанцияләре эшләвен билгеләп үтте. Һава шартлары турында мәгълүмат алу һәм ГЛОНАСС системасы булу юлларны кыш көне үзвакытлы карап тоту буенча эшләр башкару һәм контрольдә тоту мөмкинлеге бирә.
12 майдан 17 майга кадәр Татарстан Республикасы башкаласында узган «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII Халыкара икътисадый форумын үткәрү чорында Горький тимер юлының шәһәр яны электропоездларыннан 15 873 пассажир файдаланган.