Горький тимер юлының Казан төбәге полигонында өстәл теннисы буенча ярышлар уздырылачак

2014 елның 21 октябре, сишәмбе
26 октябрьдә 10:30 сәгатьтә Юдино бистәсенең “Локомотив” спорт комплексында “РТЮ” ААҖ филиалы - Горький тимер юлының Казан төбәге хезмәткәрләре арасында өстәл теннисы буенча ярышлар уздырылачак.
Ярышларның максаты – тимер юл транспорты хезмәткәрләре арасында сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау. Моннан тыш, чара өстәл теннисын популярлаштыруга һәм иң көчле спортсменнарны ачыклауга юнәлдерелгән.
Өстәл теннисы ярышлары кагыйдәләре буенча очрашулар ялгыз разрядта ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар арасында уздырылачак.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International