Агымдагы елда Татарстан территориясендә Горький тимер юлы инвестицияләре 1,6 млрд. сум тәшкил итәчәк
2014 елның 21 октябре, сишәмбе
Агымдагы елда Татарстан Республикасы территориясендә Горький тимер юлы инвестицияләре 1 643 млн. сум тәшкил итәчәк.
2014 елда Татарстан Республикасы территориясендә тимер юлларны модернизацияләү инвестицияләнүче иң мөһим объект булды. Ул Арча-Корса (20,3 км), Васильево-Юдино (11,6 км), Иштуган-Коинсар (8,6 км), Яңа Аракчино-Казан-1 (9,6 км), Кукмара-Нократ Аланы (11,4 км), Кендери-Бирюли (12,4 км), Әгерҗе (1,6 км), Бирюли-Куркачи (10,5 км), Васильево-Юдино (5,8 км), Яшел Үзән-Васильево (11,7 км) участокларында башкарылды.
Моннан тыш, агымдагы елга инвестицияләү программасында элемтә челтәрен реконструкцияләү һәм Әгерҗе депосы өчен ике ТЭП-70БС пассажир тепловозы сатып алу каралган.
Бүген кич Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Capital a компаниясе генераль директоры, AirAsia Group ка нигез салышучысы һәм киңәшчесе Тони Фернандес белән очрашты.
Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы-2026 кысаларында узды. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.