“Федераль пассажир компаниясе” ААҖ поездларында октябрьдән багаж ташу тәртибе үзгәрә

2014 елның 20 октябре, дүшәмбе
Эчке юнәлешләрдә “Федераль пассажир компаниясе” ААҖ поездларында багаж ташу буенча хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 2014 елның октябреннән багаж ташу яңа технология буенча, багаж өчен бүлекләр кулланылмыйча, башкарыла. Хәзер багажны махсус купеларда ташыйлар, шуның белән багажны җиткерү вакыты кыскара. Моннан тыш, пассажир үз багажы белән бер поезда хәрәкәт итә.  
Шулай итеп, 2015 елда дәүләт эчендә ерак араларга йөрүче пассажир поездларыннан багаж вагоннары алыначак.
2014 елда махсус багаж купеларында багаж ташуга сорау артты. Агымдагы елның гыйнвар аеннан бүгенге көнгә кадәр бу хезмәттән 19 меңнән артык пассажир файдаланды, багажның гомуми авырлыгы 630 тонна тәшкил итте.
Багаж өчен бер урынның озынлыгы, киңлеге һәм биеклеге 180 сантиметрдан, авырлыгы 75 кг артмаска тиеш. Бер пассажирга гомуми авырлыгы 200 кг кадәр булган шундый өч багаж тапшыру рөхсәт ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International