26 октябрьдән Казан-Кизнер шәһәр яны поездының өстәмә тукталышлары барлыкка киләчәк

2014 елның 20 октябре, дүшәмбе
Пассажирлар уңайлыгы өчен 26 октябрьдән 6924 нче номерлы Казан-Кизнер юнәлешендәге шәһәр яны поезды өчен 804 нче км һәм Корса станцияләрендә тукталышлар кертеләчәк.
Әлеге электричка өчен түбәндәге расписание билгеләнгән: Казаннан 04:53 кузгалып китә, Әмәт метросы 05:01-05:02, Ометьево 05:04-05:05, Компрессор заводы 05:11-05:12, Дәрвишләр бистәсе 05:17-05:18, 804 км т.п. 05:23-05:24, Кендери 05:29-05:30, Биектау 05:36-05:37, Арча 06:06-06:07, Корса 06:22-06:23, Шәмәрдән 06:37-06:38, Иштуган 06:44-06:45, Коинсар 06:52-06:53, Бертуган Комаровлар 07:07-07:08, Кукмара 07:10-07:11, Нократ Аланы 07:20-07:21, Заструг 07:33-07:34, Сосновка 07:43-07:44, 962 км т.п. 07:48-07:49, Кизнерга 08:03 килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International