Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 18 октябре, шимбә
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 28 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 33 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында 231 автобус чыккан.
“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 52 рейс башкарган, аларның 6 тоткарланган. Тоткарлану һава шартлары белән бәйле.  
18 нче октябрьдә республикада болытлы һава көтелә, яңгыр һәм юеш кар явачак, кайбер районнарда бозлавык, буран, төньяк-көнбатышка таба күчүче талгын җил. Температура -2 +3 гр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International