Бәйрәм көннәрендә “Көньяк” автовокзалы популяр юнәлешләр буенча өстәмә рейслар оештыра

2014 елның 17 октябре, җомга
“Көньяк” автовокзалы бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә эчке һәм төбәкара линияләрдә популяр юнәлешләр буенча өстәмә рейслар оештыра.
Бу көннәрне Казаннан Тольятти, Уфа, Димитровград, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Лениногорск, Баулы, Нурлат, Чирмешән, Болгар и Базарлы Матакка кадәр юлга чыгарга була. Пассажирларга хезмәт күрсәтүне уңайландыру өчен билетлар сатыла башлады инде. Өстәмә рейслар турында мәгълүматны автовокзалның белешмәләр хезмәте телефоны (843) 2-373-323 аша белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International