Түбән Камада 10 урам капиталь төзекләндерелде

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе
Түбән Камада шәһәрнең урам-юл челтәрен тиешле тәртипкә китерү программасы буенча эшләр төгәлләнде. Татарстан Республикасы бюджетыннан 10 урамны капиталь төзекләндерүгә 200 миллион сум бүлеп бирелгән иде. Менделеев, Сөембикә, Җиңүгә 30 ел, Первопроходцев, Спорт, Тукай, Урман, Төзүчеләр тыкрыгы, Кызыл Чишмә урамнары һәм Тынычлык проспекты яңа кыяфәт алды. Асфальт-бетон түшәлгән юлның гомуми озынлыгы 6,074 км тәшкил итте.
Төзекләндерү эшләре барышында яңартылган урамнарда 65 юл билгесе кулды, 1563 кв.м мәйданда юл тамгалары төшерелде, 1289 кв.м мәйданда җәяүлеләр юлы эшләнелде, 6 автобус мәйданчыгы җиһазландырылды.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы “Главтатдортранс” дәүләт казна учреждениесе эшләрнең заказ бирүче, “Институт “АгроТрансПроект” ҖЧҖ проект төзүчесе, “Татавтодор” генподрядчысы булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International