Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында Сахаровка торак пунктына яңа юл төзелеп бетте. Авылга кадәр асфальт-бетон түшәлгән юлның озынлыгы 1,427 км тәшкил итә. Ул IV техник категория нормативы буенча ике хәрәкәт полосасы белән проектланды. Авыл эчендә үзәк урам буенча 383 м озынлыктагы V техник категориягә туры килгән юл үтә. Сахаровка авылында хәзер 437 кеше яши.
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен 69 сигнал баганалары һәм 22 юл билгесе куелды. Эшләрнең проект төзүчесе - “Спецдорпроект” ҖЧҖ, генподрядчысы - “Алексеевскдорстрой” ААҖ.