"Татнефть"нең шинниклары ике миллионлы шина чыгардылар

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
2014 елның 13 октябрендә ООО "ЦМК Түбән Кама шина заводы" ҖЧҖ ике милионлы тулы металлокорд конструкцияле шина җитештерелде.
          Хәзерге вакытта Түбән Каманың тулы металлокордлы шина заводы барлык төр йөк автомобильләре, автобуслар һәм ярым прицеплы техника өчен 54 шина товарлары позицияләрен чыгара, аларның 25 Европа компанияләре өчен off-take системасы буенча, шул исәптән премиум-бренды астында.
          Үзләренең сыйфатлары һәм экологик күрсәткечләре буенча ЦМК шиналары заманча Россия һәм чит илләр стандартларының таләпләренә туры киләләр. ЦМК шиналарының өстенлекләре булып, югары тизлек сыйфатламалары, 500 мең километрга кадәр йөреше тора.
ЦМКның КАМА шиналарының техник һәм эксплуатацион сыйфатлары реаль шартларда Россия һәм чит ил юлларында тикшерелде. Продукцияне кулланучылар арасында - "КАМАЗ" ААҖ, "НефАЗ" ААҖ, "ТОНАР" МЗ, Россиянең эре транспорт предприятиеләре. Түбән Камада җитештерелүче ЦМК шиналары 31 чит илгә җибәрелә.
КАМА ЦМК-шиналарының сыйфаты шулай ук “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре”, “Россиянең 100 иң яхшы товары” бәйгеләрендә җиңүләре белән раслана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International