Горький тимер юлында “кышкы” вакытка күчүгә әзерләнәләр

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
26 октябрьдә төнге 2:00 “кышкы” вакытка күчү сәбәпле, сәгать телләре бер сәгатькә артка күчерелә.
Бу вакытта юлда булган поездлар аерым график буенча җибәреләчәк һәм барлык тукталышлар да тиешенчә булачак.
Барлык вокзалларда һәм билет кассаларында поездларның ничек йөрүе хакында пассажирларга хәбәр ителәчәк. Шулай ук пассажирларга сәгать телләре күчүен дә исләренә төшереп торачаклар.
Моннан тыш, тимер юл транспортының төгәл йөрүен тәэмин итү максатыннан, поездларны рейска әзерләүче хезмәт вәкилләре һәм товар станцияләре дә аерым режимга күчә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International