Бүген Казанда пассажирлар ташу өлкәсендә закон бозуларга каршы көрәш буенча чираттагы рейд оештырылды

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
Рейдлар 2014 елның август башыннан алып уздырыла – нәкъ менә шул вакытта закон бозып, лицензиясез пассажирлар ташуны ачыклау һәм тиеш булмаган пунктларда пассажирлар утыртуны тыю өчен мобиль төркем   оештырылды.
          Рейдларда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Транспорт өлкәсендә күзәтү Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча дәүләт автомобиль юлларын күзәтү идарәсе, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ, ТР буенча Федераль куркынычсызлык хезмәте, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Казан башкарма комитеты (техник инспекция) вәкилләре катнашалар.   
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров Казанда 15 пассажирларны санкциясез утырту-төшерү мәйданчыгы барлыгын хәбәр итте. Алар арасында иң популярлардан “Космонавтлар урамы”, “Горький шоссесы”, “Җиңү проспекты”, “Компрессормаш” ААҖ кебек җәмәгать транспорты тукталышлары.
Мобиль төркем эшләгән чорда 230 автобус тикшерелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсенә 25 лицензиясез пассажир ташучыларга һәм заказ бирүчеләргә белешмә юллады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International