Куйбышев магистраленең Идел-Кама төбәгендә “Нефть продуктлары” оператив-профилактик чаралар комплексы үткәрелде

2014 елның 14 октябре, сишәмбе
“Нефть продуктлары” оператив-профилактик чаралар комплексы тимер юл транспорты объектларында нефть продуктларын төяү, күчерү һәм бушату вакытында урлаучылыкны, шулай ук нефть продуктларын тиешле документларсыз ташуны булдырмау максатыннан үткәрелде.
          Төп чаралар комплексы Идел-Кама төбәгенең иң күп йөк ташу участокларында уздырылды: Ульяновск Үзәк, Бөгелмә, Яр Чаллы, Түгәрәк Алан, Биклянь, Никашновка, Соболеково һәм башка станцияләрдә. Оператив эштә Куйбышев тимер юлының төрле бүлекчәләреннән тәүлек саен 60лап хезмәткәр катнашты. Махсус үлчәү чаралары ярдәмендә 3,5 мең тирәсе цистерна, 100 артык станцияләр һәм аралыклар тикшерелде. Йөкләрнең документларга һәм техник шартларга туры килүен лабораторияләрдә тикшерү өчен пробалар алынды.
          “Нефть продуктлары” оператив-профилактик чаралар комплексы үткәргән чорда “РТЮ” ААҖнең 16,1 мең сумлык милкен урлаучылыкның өч очрагына юл куелмады, дүрт кеше тоткарланды.
           Куйбышев тимер юлы нефть продуктларын урлаган өчен РФ Җинаять кодексының 158 нче статьясы буенча жинаять эше кузгатылуын искәртеп үтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International