Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 14 октябре, сишәмбе
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 5 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 10 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында 236 автобус чыккан.
“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 61 рейс башкарган, аларның 10 тоткарлык белән. Рейсларның тоткарлануы һава торышы шартлары белән бәйле.
14 нче октябрьдә республикада болытлы һава көтелә, иртән күп районнарда яңгыр, кайбер районнарда көннең беренче яртысында томан, көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба күчүче талгын җил. Температура көндез +7 +12 гр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International