«Казан» халыкара аэропортында эчке юнәлешләр буенча пассажирлар агымы 9 ай эчендә 10,6% артты

2014 елның 14 октябре, сишәмбе
2014 елның 9 аена «Казан» халыкара аэропортының эш нәтиҗәләре буенча эчке һәм халыкара юнәлешләрдә пассажирлар агымы арту күзәтелә.
 
Әлеге чорда «Казан» халыкара аэропорты 1 513 807 пассажирга хезмәт күрсәтте, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7,6% күбрәк. Халыкара линияләрдә агымдагы елның гыйнвар-сентябрь айларында пассажирлар агымы 761 841 пассажир тәшкил итте – бу 2013 елның шул ук чор күрсәткечләреннән 4,8% артыграк. Иң күп үсеш  Хургада, Стамбул, Шарм-Эль-Шейх, Анталия, Дубай юнәлешләрендә күзәтелә.
 
Казан аэропортының эчке юнәлешләрендә 2014 елның гыйнвар-сентябрь айларында пассажирлар агымы 751 966 пассажир тәшкил итте, бу 2013 елның 9 аена караганда 10,6% артыграк. Иң күп үсеш Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Астрахань юнәлешләрендә теркәлгән.
 
9 ай эчендә аэропорттан 10 347 рейс башкарылган, бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7% күбрәк.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International