“Татнефть” һәм “Автодор” килешү төзегән

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе
“Татнефть” ААҖ белән “Россия автомобиль юллары” дәүләт компаниясе хезмәттәшлек турында килешү төзегән.
Документны компаниянең генераль директоры Наил Маганов һәм “Автодор” идарәсе рәисе Сергей Кельбах имзалаган.
Яклар юл буе инфраструктурасын үстерү, эшләнмәләр, автомобиль юллары төзелешендә һәм файдалануда юл сервисының күп функцияле зоналарын булдыру өчен яңа алымнар кертү һәм куллану өлкәләрендә хезмәттәшлек итү турында килештеләр. 
Килешүдә автомобиль юлларын карап тотуда һәм ремонтлаганда, юл өслегенең чыдамлылыгын арттыру һәм юл хаҗалыгы тармагында финанс чыгымнарны киметү максатыннан, югары сыйфатлы инновацион материалларны һәм технологияләрне кертү һәм куллану өлкәсендә уртак эшчәнлек алып бару карала.
Компанияләр шулай ук күрсәтелгән өлкәләрдә норматив-хокукый һәм норма-техник базаны камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләгәндә уртак эш алып баруны планлаштыра.
Килешү имзаланган вакыттан гамәлгә куела һәм автомат рәвештә киләсе чорга озайтылачак.
Хәзер “Дон” М-4 федераль автомобиль юлында (Воронеж өлкәсе 543 нче км) “Татнефть” АЗС челтәренең юл буе сервисы күп функцияле зонасы эшли. Бу магистральдә “Дон” М-4 федераль автомобиль юлының 749 нчы км нда тагын бер шундый сервис зонасы төзелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International