7 октябрьдә республика юлларында 51 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 51 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 64 очрагы, 26 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 551 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Республикада октябрьнең 7 көне эчендә 116 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 16 кеше һәлак булган һәм 136 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International