2014 елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр купе һәм СВ вагоннарда пассажирлар йөртүгә тарифлар төшерелде

2014 елның 3 октябре, җомга
2014 елның 1 октябреннән “ФПК” ААҖнең ерак араларга йөрүче поездларының купе һәм СВ вагоннарында пассажирлар йөртүгә тарифлар графигы гамәлгә керде. Әлеге график 2014 елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр эчке юнәлешләрдә хәрәкәт итүче поездларга туры килә.
Тарифлар турында тулы мәгълүматны “РТЮ” ААҖ сайтында алырга мөмкин.
Шулай ук “Федераль пассажир компаниясе” ААҖ ел буе пассажирларга “Алдан ук планлаштырыгыз!” һәм “Күбрәк алыгыз – азрак түләгез!” махсус тарифлар тәкъдим итә. Әлеге тарифлар да билетларны арзанрак бәягә сатып алу мөмкинлеге бирәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International