Комиссиянең Куйбышев магистраленең Идел-Кама төбәгендәге тимер юл инфраструктурасын көзге тикшерүе буенча нәтиҗәләр чыгарылды
2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе
Комиссиянең тимер юл инфраструктурасын карап чыгуының төп максаты – төбәкнең кышкы шартларда эшләргә әзерлеген тикшерү. Зур игътибар юллар, платформалар халәтенә, электр белән тәэмин итүче, сигнализация һәм элемтә җайланмаларына, инфраструктура объектларына, эшчеләрне махсус кышкы өске кием белән тәэмин итүгә бирелде.
Предприятиеләрне һәм бүлекчәләрне тикшерү Куйбышев тимер юлы башлыгы Сергей Соложенкин җитәкчелеге астында үткәрелде. Куйбышев тимер юлы һәм төбәк җитәкчеләре берлегендә Куйбышев магистраленең Идел-Кама төбәгендәге Ульян, Самара, Ырынбур өлкәләрендә һәм Татарстан Республикасында урнашкан 80ләп станция һәм тукталыш пунктлары тикшерелде.
Бүген кич Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Capital a компаниясе генераль директоры, AirAsia Group ка нигез салышучысы һәм киңәшчесе Тони Фернандес белән очрашты.
Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы-2026 кысаларында узды. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.