Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 25 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 4 кеше һәлак булган һәм 25 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында расписание буенча 214 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 65 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 18 халыкара рейслар. 3433 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2905 пассажир килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 47 рейс башкарган.
       2 нче октябрьдә республикада болытлы һава көтелә, вакыты белән яңгыр, кайбер районнарда юеш кар белән, җил төньяк-көнбатыштан. Температура көндез +2 +7 гр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International