Буада урам-юл челтәрен тиешле тәртипкә китерү программасы буенча эшләр тәмамланды. Бу максатларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 62 миллион сум бүлеп бирелде. Ефремов, Космовский һәм Гагарин урамнары яңа кыяфәт алдылар. Барлыгы 7,158 км озынлыктагы юлга асфальт-бетон түшәлде.
Урамнарны төзекләндерү эшләре барышында 116 юл билгесе куелды, 670 кв.м мәйданда юл тамгалары төшерелде, 204 кв.м мәйданда җәяүлеләр юлы булдырылды, 10 автобус мәйданчыклары җиһазландырылды.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы “Главтатдортранс” дәүләт казна учреждениесе эшләргә заказ бирүче, “АгроТрансПроект” ҖЧҖ проектчы, “Вираж” ЯАҖ генераль подрядчы булды.