Горький тимер юлының Казан төбәге кышкы эшләргә беренче тапкыр керешүче хезмәткәрләр хәзерләде

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе
Ел саен төбәк предприятиеләрендә кышкы эшләргә беренче тапкыр керешүче хезмәткәрләр өчен поездлар хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча махсус укыту оештыралар.
          Укыту 40 сәгатьле программа буенча уза. Һәр хезмәткәр тәҗрибәле остазга беркетелгән. Укулар нәтиҗәсе буенча тимерьюлчылар имтихан тапшыралар.   
          2014 нче елда кышкы эшләргә беренче тапкыр керешүче 650 хезмәткәр укытылды. Алар арасында 216 юл монтерлары, 42 машинист ярдәмчесе һәм 28 машинист. Шулай ук кышкы эшләргә махсус хәзерлекне юл бригадирлары, вагоннарны тикшерүчеләр, хәрәкәттәге составны төзекләндерү буенча слесарьлар да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International