Кама Тамагы районының Келәнче авылында яңа юл төзелде

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе
     Юл авылның үзәк урамыннан үтә, аның озынлыгы 800 м. Авыл халкы карары буенча, юл мәктәпкә кадәр сузылды. Юлның яртысына асфальт-бетон түшәлде, калган өлеше ком һәм вак таш катнашмасы белән капланды. Төзекләндерү эшләре барышында 3 суүткәргеч торба, 41 юл билгесе куелды һәм гомуми озынлыгы 317 м булган кювет бетон белән ныгытылды.
Келәнче авылында бүгенге көндә 420 кеше яши.
Объектның подрядчысы - “Татавтодор” ААҖ.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International