Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 22 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган һәм 21 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында расписание буенча 225 автобус чыккан.
Казан аэропортыннан 77 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 20 халыкара рейслар. 2779 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2698 пассажир килгән.
“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 63 рейс башкарган.
 30 нчы сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, кайбер районнарда яңгыр, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез +11 +16 гр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International