Муниципалитетлар арасында йөрүче 2 даими маршрут буенча пассажирлар ташу хокукына конкурс үткәрелде

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан территориясе аша узучы маршрутларда муниципалитетлар арасында пассажирлар ташу хокукына конкурс үткәрелде.
Конкурста 2 лот уйнатылды:
- 532 нче номерлы “Казан-Свияжск” маршрутына (Казаннан шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә 9.00 сәгатьтә китә, Свияжскидан 15.30);
- 564 нче номерлы “Апас-Казан-Апас” маршрутына (Апастан һәр көнне 5.30, 6.30, 8.30, 11.00, 14.30 китә, Казаннан 10.00, 11.30, 13.20, 15.00, 18.00 сәгатьтә).

Конкурста катнашуга 3 заявка бирелде. Заявкалар белән конвертларны ачканда конкурс комиссиясе әгъзаларыннан тыш ташучыларның вәкилләре дә катнашты.
Җиңүче итеп транспортта хезмәт күрсәтү шартларының иң яхшысын тәкъдим иткән ташучы танылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International