Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 14 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 19 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында расписание буенча 226 автобус чыккан.
Казан аэропортыннан 72 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 23 халыкара рейслар. 2854 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2874 пассажир килгән.
“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 35 рейс башкарган.
29 нчы сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көнбатыштан талгын җил. Температура көндез +12 +17 гр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International