ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 11 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 13 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында расписание буенча 286 автобус чыккан.
Казан аэропортыннан 91 рейс башкарылган, шул исәптә 25 чартер, 31 халыкара рейслар. 4320 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 4289 кеше килгән.
“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 65 рейс башкарган.
18 нче сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез +9 +14 гр.