2014 елның җәендә Куйбышев магистраленең Идел-Кама төбәге тимерьюлчыларының 300 артык балалары сәламәтләндерү лагерларында ял иттеләр

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе
2014 елда Куйбышев магистраленең Идел-Кама төбәге тимерьюлчылары балалары түбәндәге балалар сәламәтләндерү лагерларында ял иттеләр: «Чайка» (Ульян өлкәсе), «Детский лагерь имени Гагарина» (Башкортостан Республикасы), «Орленок» (Оренбург өлкәсе) һәм «Жемчужина России» (Анапа).
Балаларның “РТЮ” ААҖнең балалар сәламәтләндерү лагерларында ял итүләре ел саен оештырыла һәм төптән уйланылган: балалар белән тәҗрибәле педагоглар һәм квалификацияле медицина персоналы эшли.
Куйбышев магистраленең Идел-Кама төбәге тимерьюлчылары балаларының 90% тирәсе (7 яшьтән 15 яшькәчә) быел “Чайка” балалар лагерында ял иттеләр, ул Ульян өлкәсендәге Ак күл буена урнашкан.
Ата-аналар беренче смена өчен путевка бәясенең 10% гына түләделәр, киләсе сменаларга 15%, күп балалы һәм ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр өчен путевка бәясе 5% кына тәшкил итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International