Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 5 сентябре, җомга
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 19 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 3 кеше һәлак булган һәм 26 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 325 автобус чыккан.
Казан аэропортыннан 90 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 22 халыкара рейслар. 2820 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2580 кеше килгән.
“Ак Барс Аэро” авикомпаниясе 60 рейс башкарган.
5 нче сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә урыны белән яңгыр, кайбер районнарда томан, көндез явым-төшемсез, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез +14 +19 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International