Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 23 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган һәм 26 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 344 автобус чыккан.
Казан аэропортыннан 90 рейс башкарылган, шул исәптә 28 чартер, 18 халыкара рейслар. 3392 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2862 кеше килгән.
“Ак Барс Аэро” авикомпаниясе 61 рейс башкарган.
4 нче сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, күп кенә районнарда яңгыр, иртән кайбер районнарда томан, җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба күчә. Температура көндез +15 +20 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International