16 сентябрьдә Казан-Нократ Аланы һәм Арча-Сосновка шәһәр яны поездларының расписаниеләре үзгәрәчәк

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе
16 сентябрьдәтөзекләндерү эшләре бару сәбәпле ике шәһәр яны поездының расписаниеләре үзгәрәчәк:
1)    6420 нче Казан-Нократ Аланы поезды (Казаннан 06:10 китә) һәм 6425 нче Нократ Аланы-Казан поезды (Нократ Аланыннан 11:48 китә) Арча станциясенә кадәр хәрәкәт итәчәк;   
2)    6442 нче Арча–Сосновка поезды (Арчадан 09:34 китә) Арча – Корса участогында үзгәргән расписание буенча хәрәкәт итәчәк: Арчадан 09:24 кузгалып китә, 859 км т.п. 09:28-09:29, Черкуча т.п. 09:34-09:35, 871 км т.п. 09:38-09:39, Корса 09:44-09:55, аннан соң гамәлдәге расписание буенча, Сосновкага 11:20 килә.
 
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында һәм шулай ук “Содружество” ААҖнең www.sodruzhestvoppk.ru сайтында белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International