Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 26 августы, сишәмбе
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 15 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 17 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 340 автобус чыккан.
Казан аэропортыннан 98 рейс башкарылган, шул исәптә 15 чартер, 22х алыкара рейслар. 3448 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3147 кеше килгән.
“Ак Барс Аэро” авикомпаниясе 64 рейс башкарган.
26 нчы августта республикада күп кенә районнарда яңгыр көтелә, яшен, көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын җил. Температура көндез +18 +23 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International