“ФПК” ААҖ пассажирларга “Алдан ук планлаштырыгыз!” дип аталган махсус тариф тәкъдим итә

2014 елның 22 августы, җомга
“Алдан ук планлаштырыгыз!” махсус тарифы буенча 40% ташлама белән 2014 елның 15 сентябреннән “ФПК” ААҖнең еракка йөри торган поездларының купе вагоннарындагы өске урыннарга билетлар сатыла башлады. Акция 24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
“Алдан ук планлаштырыгыз!” махсус тарифы билетларны арзанрак бәягә алу мөмкинлеге бирә. Пассажир билетны алданрак алган саен, бәясе түбәнрәк. Шулай итеп, купе вагоннарының өске урыннарына 45-31 тәүлеккә алдан билетлар алган очракта, 40% ташлама ясалачак. 30-11 тәүлек алдан алганда, билет бәясе 5%  арзанрак булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International