Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 18 августы, дүшәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 18 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган һәм 26 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 249 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 72 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 17 халыкара рейслар. 3050 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2073 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 42 рейс башкарган.
      18 нче августта республикада аязучан болытлы һава көтелә, төньяк-көнбатыштан салмак җил. Температура көндез +24 +29 гр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International