Августның икенче яртысында Казан һәм Столбище маршрутындагы шәһәр яны поездларының хәрәкәт тәртибе үзгәрә

2014 елның 15 августы, җомга
“Содружество” ААҖ шәһәр яны пассажир компаниясе шәһәр яны поездларының расписаниеләре үзгәрүен хәбәр итә.
 
16 августтан:
- 6304 нче поезд Свияжск – Казан юнәлешендә гамәлдәге расписание буенча билгеләнә, Казан-Столбище участогында расписаниедән алына;
- 6001 нче поезд җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Казан – Свияжск юнәлешендә билгеләнә, Казан-Столбище участогында расписаниедән алына;
- 6703 нче Столбище – Казан поезды расписаниедән алына.
18 августтан:
- 6001 нче Столбище – Казан поезды дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр расписаниедән алына.
          16 августтан 30 сентябрьгә кадәр:
6704 нче Казан – Столбище поезды расписаниедән алына.
 
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында һәм шулай ук “Содружество” ААҖнең www.sodruzhestvoppk.ru сайтында белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International