19 августта Казаннан Хельсинкига регуляр авиарейс ачыла

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе
“Finnair” авиакомпаниясе “Хельсинки – Казан – Хельсинки” яңа даими маршрутын ачып җибәрә. Очышлар 19 августта атнасына 3 тапкыр башкарыла. Аерым алганда, Казаннан очкыч сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә 4.25 сәгатьтә кузгалачак, Хельсинкига 6.05 сәгатькә килеп җитәчәк. Хельсинкидан исә очкычлар дүшәмбе, чшәршәмбе, җомга көннәрендә 23.55 сәгатьтә сәфәр чыга, Казан аэропортына киләсе тәүлеккә 3.25 сәгатькә килеп җитә.
Хельсинки аэропорты Төньяк Европаның алдынгы аэропортларының берсе булып тора. Яңа маршрут ярдәмендә россиялеләр дөнья буйлап тагы да күбрәк сәяхәт итә алачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International