8-10 августта республика юлларында 267 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2014 елның 11 августы, дүшәмбе
8-10 августтаТатарстан Республикасы территориясендә 267 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 242 очрагы, 262 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 2274 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
  Республикада августның 10 көне эчендә 170 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 21 кеше һәлак булган һәм 229 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International