1-3 августта республика юлларында 200 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2014 елның 4 августы, дүшәмбе
1-3 августта Татарстан Республикасы территориясендә 200 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 260 очрагы, 274 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 2495 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
  Республикада августның 3 көне эчендә 58 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 5 кеше һәлак булган һәм 83 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International