Лаеш районында Комлы Кавал-Орлов-Тарлаш юлы төзелгән

2014 елның 25 июле, җомга
      ТР Лаеш муниципаль районында Комлы Кавал-Орлов-Тарлаш автомобиль юлы төзелеп беткән. Автомобиль юлы V техник категория нормативы буенча проектланган һәм төзелгән. Асфальт-бетон түшәлгән яңа юлның озынлыгы 5,013 км тәшкил итә. Әлеге юл Тарлаш авылыннан төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларына чыгу мөмкинлеге бирә. Хәзерге вакытта авылда 59 кеше яши.
      Төзелеш барышында яңа юлда суүткәргеч корылмалар төзелде, кюветлар ныгытылды. 
      Объектның генподрядчысы - “Татавтодор” ААҖ, проект төзүче - “Транспроект” ЯАҖ. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International