Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 11 июле, җомга
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 7 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 9 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 316 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 79 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 24 халыкара рейслар. 2752 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2821 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 43 рейс башкарган.
      11 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда яшен, көндез явым-төшемсез, төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура көндез +17 +22 гр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International